10.04.2006

Тукай | Статья

Тукай һәм Түбән Көек


Узган ел “Шагыйрь Көектә булганмы?” дигән язма «Әтнә таңы» газетасында (1994 ел, 22 апрель, №18) басылгач та, пенсиядәге укытучы Фаязов Рашат абый үзе янына керер­гә чакырды. Ишектән кереп исәнлек-саулык сорашкач, ветеран: «Тукай Түбән Көектә булган бит», — дип, сөенечле хәбәр җиткерде. Үзенең күз­ләрендә яшьләр. Күреп торам: «Ни эшләп элегрәк бу турыда әйтмәдегез?»,— дигән сорау бирү урынсыз. Әйтсә дә, бай ке­шенең Тукай белән очрашуын берәү дә матбугатка чыгар­мас иде. Аннары, элек, бу ту­рыда белсә дә, Рашат абый әйтергә шикләнгәндер. Ә ми­ңа бу сөенечле хәбәр шушы юнәлештә эзләнү эшләре баш­лап җибәрергә этәргеч бирде.

XIX гасыр ахырында Казан арты, Әтнә ягы авылларыннан Оренбург, Чиләбе, Троицк, Уральск якларына бәхет эзләп китүчеләр арта. Рашат Фаязовның бабасы Сабирҗанның (1860—1932) абыйсы Фазылҗан Әхмәтҗанов та Уральск якларына китә һәм шунда төпләнеп кала. Бәлкем, Уральскида иң зур татар сәүдәгәре «миллионщик» Мортаза Гобәйдуллинның Түбән Бәрәскәдән, бай сәүдәгәр Галиәскәр Госмановның Түбән Сәрдәдән булуы, әлегә безгә билгеле булмаган башка якташлары­бызның булуы Фазылҗанны Уральск ягына китәргә этәргәндер.

Фазылҗан тырыш кеше бу­ла. Малны әрәм-шәрәм итми. Халыктан тире җыя. Тире иләү заводы корып җибәрә. Ике катлы 12гә 10 метр бул­ган, аскы каты кирпеч, өсте агач йорт сала. 1961 елга ка­дәр бу йорт аптека, май за­воды, квартира хезмәтләрен үти. Бүгенге көндәгесен әйтә алмыйбыз. Уральскида Фа­зылҗан байда Югары Көектә туган Яһудин Мөхәммәтҗан (1895-1973) 12 яшендә башта самовар куючы, көтү куу­чы була. Соңарак, үзлегеннән Фазылҗан бай рөхсәте белән өйдәге китаплардан файдала­нып укырга-язарга өйрәнә. Бераздан Фазылҗан аңа кибет­тә сату эшен тапшыра. 1914 елны солдатка каралырга кайткач, сугыш чыгып, кире Уральскига бара алмый. «Го­мере буе Уральскидагы тор­мышны, Фазылҗанның эшкә, укырга өйрәтүләрен оныта ал­мыйча үлеп китте», дип искә ала Мөхәммәтҗанның килене Әминә апа. Фазылҗан янына Түбән Көектән энесе Сабирҗан ат белән барып торган. Бигрәк тә кыш көне, үзе генә түгел, авылдашлары белән барган. Барганда балык туты­ру өчен чыпта капчыклар алып барсалар, кайтканда тоз, башка кирәк-яраклар төяп кайтканнар. Ике арада сәүдә туктамаган.

Фазылҗан үзе дә авылны онытып яшәмәгән. 1902 елда туган Галимҗан бабай әле дә үз акчасына Түбән Көектә кое казытканын, чишмә төзәттер­гәнен, мохтаҗларга ярдәм итеп торганын хәтерли. Фа­зылҗан үзенең энесе Сабирҗан балаларын да үз янына алдырып укыта, эшкә өйрәтә, кеше итә.

Сабирҗан олы улы Фаязны (1884—1979) 9 яшендә, 1893 елда, Уральскига абыйсына: «Укытып кеше ит», дип ил­теп бирә. Фаяз абыйсы Фа­зылҗанда самовар куючы ма­лай, соңыннан «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укып белемен арттыргач, абыйсы хуҗалыгында приказчик була. Габдулла Тукай, билгеле булганча, Уральскида 1895—1906 ел­ларда яшәгән. Фаяз белән Габдулла «Мотыйгия» мәдрә­сәсендә очрашалар, бергә укыйлар, дус булып, якташ бу­лып яшиләр. «Мотыйгия» мә­дрәсәсенең бер вакыт почетлы караучысы булып Түбән Бәрәскәдә туган Мортаза бай Гобәйдуллин торган. Габдулла белән Фаяз төрле уеннар, бигрәк тә кузна уйныйлар. Туган якларын, Кушлавыч һәм Түбән Көек авылларын сагы­нып яшәгәннәр. Сабирҗанов Фаязның Габдулла Тукай бе­лән очрашуы турында, язучы Самат Шакир язып та чыкты («Социалистик Татарстан», 1979 ел, 26 апрель, 96). Ул вакытта ук Тукайның Тү­бән Көеккә килүе турындя Са­мат Шакирга сөйләнсә дә, мәкаләдә бу турыда язылмаган. Минем дә Фаяз бабайның Ту­кай белән дус булуы турында Фаяз бабайның үзеннән ишет­кәнем бар. Әмма, ул исән чак­та, төпченеп, барысын да язып алырга уйламаганмын. Әнә шулай итеп кыйммәтле тарих безнең битарафлык аркасында юкка чыга инде.

Фаяз бабай Уральскида 10 елдан артык торган. Түбән Көеккә кайтып Бәрәскә кызы Ркояга өйләнеп килгән. Олы уллары Габделхәй Уральскида туган. Фаяз 1914 елгы сугышка Уральскидан китә. 4 ел Австриядә әсирлектә була. Әсир­лектә рус телен өйрәнү курс­ларында укый. Әсирлектән котылып Уральскига кайтып озак яшәмәгән. Дөньялар чу­алгач, революциядән соң ту­ган авылына кайта. Хат ташу­чы, почта бүлеге начальнигы булып эшләп, пенсиягә чыга.

Сабирҗан икенче улы Га­зизне (1889—1941) дә 12 яшендә абыйсы Фазылҗанга укырга, эшкә өйрәтергә бир­гән. Газиз дә «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта абыйсы йортындагы төрле вак-төяк эшләргә ярдәм итә. Фазылҗан байның йорты «Мотыйгия» мәдрәсәсе кар­шында гына булган. Габдулла Тукай бу йортка, якташлар дип, Фаяз һәм Газиз янына даими килеп йөргән. Габдулла­ның яраткан апасы Саҗидә дә Түбән Көектән күренеп кенә торган Каенсарда яшәгән бит. Бергә уку, бергә уйнау, як­ташлар булу аларны дуслаштырган.

Газиз абый һәм аның хаты­ны Маһирә (1891 — 1980) апа турында язма 1970 еллар ти­рәсендә “Азат хатын” журна­лында басылды дигән иде Ра­шат абый. Шул елгы журнал төпләмәләрен күпме эзләсәм дә, якын-тирәдәге китапханә­ләрдән таба алмадым. Хәер, безнең китапханәләрдә элекке елгы түгел, ә соңгы елгы газета-журнал төпләмәләре дә бик начар саклана. Бу елгы төпләмәләрне Казанда «Сөем­бикә» журналы редакциясендә эзләп таптым. Мәкаләнең авторы Мәдинә Маликова («Азат хатын», 1971 ел, №4, 10— 12 битләр).

«...Хәзерге көндә аның (Габдулла — Г. Н.) белән укыган кешеләрнең күбесе олыгаеп дөнья куйганнар инде. Алай да мин Уральскида Габдулла­ны күреп белгән өч әбекәй бе­лән очраштым. Алар өчесе дә өлкәннәр инде, 80нән узганнар. Шигырь турындагы хәтирәләр Маһирә апа Сабирҗанованы ерак калган яшьлек елларына алып китте. Ул «Мотыйгия» мәдрәсәсе артын­да шәкертләр уйнаганны, кыз­ларның ерактан гына карап торуларын, көзен, кышын кич утырганда, тәрәзә янына килгән егетләргә күренер өчен пәрдәләрне ачып куюларын искә алды...», - дип яза Мәди­нә Маликова. Мәкаләдә Газиз абыйга бәйле юллар юк. Ма­һирә апага кагылышлылары шушы гына.

Казанда Газиз белән Маһи­рәнең кызлары Наилә (1926 елда туган) яши. Заманында Уральскида шәһәр укытучылары һәм югары уку йортлары профсоюзының рәисе булып эшләгән. Ул истә калган кай­бер истәлекләр белән уртак­лашты. Габдулла мәдрәсәгә барганда, кайтканда Маһирә апалар өй түреннән үткән. Узган-барганда Габдуллага сүз кушулар да булган. Маһирә апа: «Менә хәзер сине керт­миләр, соңга калдың инде»,— дигәч Габдулла: «Сине кертми­ләр ул, ә мине көтеп алалар», — дип җавап биргән. «Гому­мән, Габдулла җавапка бик оста, тапкыр, шаян, сүзгә юмор белән җавап бирергә ярата иде», дип искә алырга яраткан Маһирә апа.

Газиз дә укыганнан соң, Фазылҗанда приказчик булып эшләгән. НЭП чорында Уральскида үзе дә кибет ача. Мәскәү ягыннан товар алып кай­тып сата. 30 еллардан соң ки­бетеннән, тавыш бирү хокукын­нан мәхрүм ителә, эзәрлеклә­нә. Газизнең үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә тынгысыз көн­нәр башлана. Балта остасы булып, төрле эштә эшләп гаиләсен туйдыра. Эзәрлекләү үзенекен итә, бик яшьли үлеп китә.

Сабирҗанның өченче улы Газим (1895—1979) дә Тукай белән таныш булган. Күрәсең, Казанга килгәч тә, бу гаилә белән элемтәсен өзмәгән. Гомеренең соңгы көннәрендә Тукай Клячкин больницасын­да үлем түшәгендә ятканда Газим аның янына килеп йөр­гән, карашкан, ашарга-эчәргә, кирәк-яраклар алып килгән. Тукайның кушкан йомышларын үтәгән. Сабирҗанов Газим Казанда химия-технология техникумын бетереп, озак еллар Вахитов исемендәге химкомбинатта инженер булып эшли.

Тукай турындагы истәлек­ләрдән билгеле булганча, 1907 елның октябрь башларында ул солдатка алынырга комис­сия тору өчен туган якларына кайтып килә. Шагыйрь Казан­нан турыдан-туры Каенсар авылына әнисе Бибимәмдүнәнең сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе янына кайта. Габдул­ла Каенсарда озак тормаса да, тиз генә яраткан апасы янын­нан китеп тә бармаган. Шушы берничә көн эчендә, Каенсардан күренеп кенә торган, ба­лалык һәм яшьлек елларының якын дуслары Фаяз һәм Газиз туган Түбән Көектә дә була. Фазылҗан хаҗи, Фаяз һәм Газиз әтиләре һәм әниләренә күчтәнәч биреп җибәрәләр. Габдулла күчтәнәч һәм сәлам­нәрне Сабирҗан гаиләсенә тапшыра. Шагыйрь Сабирҗан йортында озак тукталмагандыр, шулай да өй эченә кер­мичә, чәй эчмичә китмәгәндер. Сабирҗан Тукайның үзләренә килүен оныгы Рашатка сөйли торган булган. Тукайның Тү­бән Көеккә килүе 1907 елның 16—20 октябрь араларында була. Бүген, әгәр теле булып сөйли алса, Рашат Фаязовлар каршында урнашкан, 1861 ел­да төзелгән ике манаралы ике катлы мәчет Габдулла Тукайның мәчеткә карап сок­ланып торуын сөйләр иде...

Бу кайтуында Габдулла Тукай Кырлайда, Кушлавычта, Әтнәдә, Мәңгәрдә була. Әтнәдә солдатка каралу тәмамла­нып «ак билет» алгач, Габдул­ла, котылганга Саҗидә апасын шатландырырга теләп, кабат Каенсарга юнәлә. Тагын бер­ничә көнгә калырга кыстаса­лар да, күндерә алмыйлар. Габдулла Казанга китеп бара. Шулай итеп бу кайтуында шагыйрь туган якларда 10—12 көн була.

Әхмәтҗанов Фазылҗан го­меренең соңгы еллары безгә билгесез кала бирә. Уральскидан ак чехлар китеп кызыллар кергәч, Фазылҗан гаиләсе улы, кызы, хатыны белән йортларын, җыйган күпсанлы тиреләрен, тире иләү заводын калдырып, Урал елгасы буен­ча түбән, Гурьев шәһәре ягы­на таба китәләр. Чит илгә киткәнме, әллә берәр бәхетсезлеккә очраганмы, анысын ва­кыт ачыклар.

Габдулла Тукайның Ураль­скида Фазылҗан бай, Сабирҗан уллары Фаяз һәм Газиз белән очрашып, аралашып яшәве элек тә билгеле булган дип уйлыйм. Шагыйрьне гади авыл укытучысы гына түгел, профессорлар өйрәнә. Моңар­чы Тукай белән бәйләнеше булган барлык байларны, сәү­дәгәрләрне, муллаларны, шә­хес культы корбаннарын без исемлектән сызып ташладык. Тукайдан «кызыл» Тукай ясауга күп көч куйдык. Тик мондый кешеләр булмаса, Ту­кай бөек шагыйрь була алыр идеме икән?


Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов,

Түбән Көек урта мәктәбе укытучысы.

ИСТОЧНИК

Комментариев нет: